ИРТӘНГЕ’ НАМАЗ и. к. иртә намаз. --- көя тишкәләп бетергән михраб келәмендә, иртәнге намазга картлар җыелганны көтеп утыручы ап-ак сакаллы Заһидулла хәзрәт бүген мәчет капкасы төбендә басып тора --- иде. К.Нәҗми. Иртәнге намазга азан әйтергә баручы Мотыйгулла мәзин, Мостафа картның үле гәүдәсен күреп, барлык авылны аякка бастырды. Г.Минский. --- таң аткач, Алла боерса, тагын да парлап иртәнге намазны укырбыз ---. С.Поварисов |