ИРТӘНГЕ’ АШ и. 1) Иртә беләнге ашау-эчү. --- иртәнге аштан соң, онлы капчыгымны алып һәм барысы өчен дә рәхмәт әйтеп, Пүчинкәгә кайтырга кузгалгач, хуҗабикә мине туктатты ---. С.Сабиров. Җиңги мичкә яга, иртәнге аш әзерли торган арада, мин юырттырып кына су алып кайтам ---. В.Нуруллин. Ә иртәнге ашы бутерброд, каһвәдән торган кешеләр бик тиз кызып китүчән булалар. Сәламәт булыйк! 2) Иртә белән ашар өчен әзерләнгән ашамлык, азык |