ИРТӘНГЕ с. 1) Иртә беләнге. Әнә сырма өстеннән ак халат кигән өч хатын киң авызлы, өсте ябык чиләкләрдә иртәнге сөтләрен ферма өенә китерәләр. Ә.Еники. Шул шомлы төндә, иртәнге өчләр тирәсендә, Нигъмәтләр өе ишегенә шакыйлар. И.Салахов. Иртәнге сәгатьләр генә булса да, кояш инде шәп кенә кыздыра иде. З.Вәли

2) Иртә белән, иртән була торган. Иртәнге салкын һәм дымсулык, мөгаен, кичәге яңгырның сулышы гынадыр. И.Салахов. Зәңгәр күктә йолдызлар җемелди. Идел ягыннан искән талгын җил Казан урамнарына иртәнге салкынлык тарата. М.Насыйбуллин. Иртәнге ашны бик соң бирделәр. Шәһри Казан

3) Иртән эшләнә, иртән оештырыла, иртән чыга, иртән була торган. Малайның: «Иртәнге газета --- яңа хәбәрләр --- Рейхстагны яндыручылар тотылды», – дигән сүзләре Урал тавышына кушылып югала. А.Алиш. Хәрби госпитальдә врачларның иртәнге обход вакыты иде. А.Шамов. Профессор һәр чәршәмбе көнне иртәнге рапорттан соң ярты сәгатьлек әңгәмә үткәрә иде. М.Маликова

4) сир. к. иртәгәге. Аерым хуҗалык булып яшәгән чактагы өзлексез борчылулары, үзенең дә теңкәсенә тиеп беткән икеләнүләре, йоклаган чагында да җанны тындырмый торган, иртәнге көнгә булган ышанычсызлыгы бөтенләй юкка чыга. Г.Әпсәләмов. Иртәнге көнне, иртәнге чәйдән соң, Рәхмәй абыйсы --- бәләкәй атта ишегалдына кызу гына юырттырып килеп керде. Ә.Еники. Иртәнге көн дә безнеке ич. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә