ИРТӘНГӘ’ЧӘ рәв. Иртәнгә кадәр. Егетләр чыгып, белеп керделәр: кайдадыр кабель өзелгән, ут иртәнгәчә булмаячак, имеш. М.Маликова. Сүз иярә сүз чыгып, шактый гомерләр узгач кына, инде батыраеп алгач, иртәнгәчә бозау һәм сарыкларын көтүләп ашатасы иттеләр. Ф.Яхин. Апа аңа бармак яный: – Түз инде, – ди, – иртәнгәчә. Г.Юнысова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә