ИРТӘНГӘ рәв. сир. к. иртәгә (1 мәгъ.). Иртәнгә таң атканда кем кайда булыр, кем кырылып бетәр, кем җиңәр? Г.Бәширов. Ә Сафуан абый (аның исемен иртәнгә бөтен оч белеп өлгергән иде) ак күлмәктән, иңенә --- күн пинжәк салган. М.Галиев. Ул үзебезнең Фәйзигә эшен тапшырды да, икенче көнне иртәнгә авылдан эзләре суынган иде инде. Х.Сарьян |