ИРТӘН рәв. 1. 1) Иртә белән, иртәнге вакытта. Икенче көн иртән сәгать уннарда Әхмәт һәм Фәтхулла хәзрәт университетка килделәр һәм бер аудиториягә керделәр. Ф.Әмирхан. Иртән Гали абзыйның ак рәшәткәле йорты алдына җигүле ат килеп туктады. Г.Әпсәләмов. Ләкин иртәгә иртән, хатыныгыз эшкә киткәнче, шалтыратып әйтергә кирәк булыр. В.Нуруллин 2) сир. Икенче көнне, иртәгәсе көнне, алдагы көндә, иртәгә. Бүген бездә баш күтәрсә, иртән – сездә, Һәр җирдә дә кузгалыр, калмас көзгә. Ә.Камал 2. и. мәгъ. Тәүлекнең бер өлеше, көннең башы. Сәрвәр туташ! Алсу йөзең, күзең күркәм, Тудыңмы әллә алсу нурлы җәйге иртән? Ш.Бабич |