ИРТӘМЕ-СОҢМЫ рәв. Киләчәктә, кайчан да булса бер (һичшиксез булачагы турында). Шуның өстенә хәвефле бер караш соңгы вакытларда үзен ачык сиздерә башлады: янәсе, татар теленең киләчәге юк, иртәме-соңмы ул йотылырга тиеш… Ә.Еники. Мөбарәкша – Галия апаның беренче һәм соңгы мәхәббәте, Сәрия аларның бердәнбер җимеше иде. Шуңа күрә ул Мөбарәкша иртәме-соңмы үзенә кайтыр дип өметләнә, көтә иде. С.Зартдинов. Яшерен мәхәббәт озак билгесез булып кала алмый, иртәме-соңмы барыбер беленә ул. Ф.Яхин |