ИРТӘЛӘ’Ү ф. 1) Иртән иртүк берәр кая кузгалу (килү, бару һ.б.ш.). Бераздан картның көр тавыш белән: «О-о, иртәләгән сез бүген», – дип, кемнәрнедер каршы алганы ишетелде. М.Хәсәнов. [Илгиз Хәбриев] --- туктады, башын ия төшеп исәпләште. – Иртәләгәнсез, – диде. М.Маликова. Ә, хөрмәтле Тата! Әйдә, түргә үз. Нишләп әле иртәләдең болай? Ә.Баян

2) Берәр эшне вакытыннан алда эшләү. Таз тау итәгендәге кырда ике трактор кар тота. «Иртәләгәннәр егетләр бүген», – дип уйлады Талип. М.Хәбибуллин. Берсекөнгә дә шулай соң килермен. Кара аны, бик иртәли күрмә, беркем сизенерлек булмасын. В.Распутин

3) Нинди дә булса берәр эш яки хәл-вакыйга көтелмәгәндә булу. Бик иртәләде дустыбыз, егермесе тулар-тулмас дөнья куйды. Р.Хафизова. Калай түбәгә дәү алмагачтан тып-тып алма коела иде. – Көз иртәләде, – диде Җәүһәр һәм сабыр гына тәрәзәне япты. Ф.Җамалетдинова. Иртәләде кары белән ак Кыш, Ел фасылын бозып. С.Гәрәева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә