ИРТӘ-КИЧЕН рәв. к. иртә-кич. Иртә-кичен халык арасында булса да, Хәйрүш үзен ялгыз хис итте. М.Хәсәнов. Кайтасымны әйтеп хат язганыма атна узган иде инде. Әнием, мөгаен, көн саен иртә-кичен тегермән кашына менеп күзәтә булыр. З.Вәли. Иртә-кичен, баш өсте дип, койрык болгап торды, Түбән карап, сыртын ялап, мактау уйлап торды. Г.Афзал |