ИРТӘ-КИЧ рәв. 1) Иртә дә, кич тә; иртән һәм кичен. Куна-төнә, отыры салкыная барган су өстеннән, иртә-кич тагын да куера төшкән томан эченнән, --- озын юл үткәч, баржа сулга борыла башлады… Р.Кәрами. Үзе, гадәтенчә, өстәлемә иртә-кич бер стакан кәҗә сөте куя. Н.Хәсәнов. Көн саен иртә-кич менә шушы рецепт белән алган даруны тамызырсыз. А.Тимергалин

2) Иртән дә, кич тә, һәрвакыт, бертуктаусыз. Ике өй картлары иртә-кич Зиннурны көтте. Я.Зәнкиев. --- иртә-кич, өзелмичә, шау-гөр килгән авыл җыеныннан дулкынланып кайткач, Батырҗан бишегенә иелеп сөйләнә торган иде. Ә.Еники. Солтанның һәр мизгелдә Хак Тәгаләгә үтенече бар иде: иртә-кич Тәңредән сорар, бер бала өмет итәр иде. Борынгы татар прозасы

3) Көнозын, көне буе. Иртә-кич кабинетыннан чыкмыйча, ул райкомның агымдагы эшләре белән шөгыльләнде. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә