ИРТӘДӘН рәв. Иртәнге сәгатьләрдән, иртә беләннән (башлап). Күк йөзендә кояш иртәдән бирле әйтерсең лә кунакка дәшә иде. В.Имамов. Иртәдән бирле карлыгачлар да түбән очалар. Т.Гыйззәт. Иртәдән бирле кызык карап йөргән без малайларга да ничектер дөньяның яме бетеп, аны хәвеф, шом каплап алгандай булып калды. В.Нуруллин ◊ Иртәдән башлап караңгыга (кичкә) кадәр; иртәдән башлап кичке караңгыга кадәр к. иртәдән кичкә кадәр. Иртәдән кичкә кадәр (кадәрле, хәтле, чаклы) Көнозын, көн буе. Колхозның тимерчелегендә, амбарларында, ат абзарларында, бригадаларның хуҗалык лапасларында иртәдән кичкә кадәр халык кайнаша ---. Ә.Еники. Дачада иртәдән кичкә хәтле тышта йөртермен. Ш.Янбаев. Иртәдән кичкә чаклы җиңнәре сызганулы. М.Әмирханов. Иртәдән кичкәчә к. иртәдән кичкә кадәр (хәтле, чаклы). Иртәдән кичкәчә шулар [укучылар] белән әвәрә булабыз. М.Маликова |