ИРТӘГЕСЕН рәв. 1. Берәр хәл, вакыйганың икенче көнендә, бер көн узгач. Иртәгесен миңа Карамалыга кайтып китәргә кирәк иде. М.Әмир. Иртәгесен кояш чыгар-чыкмас уяттылар. М.Гафури. Ә бу хыял – иртәгесен Чын тормышына әйләнер: Зур Иделнең дулкыннары Итәгендә тирбәлер. Ш.Маннур 2. и. мәгъ. Бүгенге көннән соң киләчәк, туачак көн; алдагы чираттагы көн. Хәлим гармонен сузып җибәрде. Иртәгесен дә сузды. Аның иртәгесен дә... Г.Гобәй |