ИРТӘГЕДӘН рәв. Иртәгесе көннән, иртәге көннән башлап. Иртәгедән язгы каникул башлана! М.Мәһдиев. Я иртәгедән башлап эшкә йөри башлыйсың, я без сиңа, Устав нигезендә, кискен чара күрәбез. Р.Ишморат. Тимернең гаепсезлеге турында тиешле документлар тупларга кирәк. Иртәгедән, берсекөннән дә калырга ярамас. М.Хәсәнов |