ИРТӘГЕ с. 1. 1) Бүгенге көннән соң киләчәк, алдагы, нәүбәттәге, туачак. --- тышта Айдарның аты тынычсызлана, ә правление йортында иртәге көнгә наряд алырга дип килгән бригадирлар тирләп утыралар иде. Ф.Хөсни. Бәлкыйс, мәктәпкә кереп, кәгазьләр арасыннан иртәге көннең расписаниесен күрсәтте. М.Мәһдиев. Бир әле кулыңны, тәбрик итәм! Иртәге көннән, дустым, син – укытучы! Г.Галиев 2) Киләсе, алдагы көндә булачак, иртәгәсе. Бүгенлек ризыгыгыз булса, иртәге өчен кайгырмагыз ---. Ш.Мөхәммәдев. Әйе, Әлфия җиткән кыз инде, иртәге язмышы хакында Садыйк Сираевич үзе уйларга тиеш, һәм хәл иткән сүз дә аныкы булачак. З.Хөснияр 3) иск. Иртә беләнге. --- малай килеп чакыргач, иртәге чәйгә коймак ашарга чакыргандыр диеп, хәзрәт, --- ашыгып барган иде. Ш.Мөхәммәдев. Кичке табын иртәгесенә караганда мулрак иде. М.Хәсәнов 2. и. мәгъ. Бүгенге көн артыннан киләчәк көн, алдагы көн; киләчәк. Ә шулай да бүген үтәр-үтмәс, Иртәгене килә күрәсе. Ш.Маннур ◊ Иртәге көн Якын киләчәк. Бүгенге көн [буржуазия] өчен канәгатьләнерлек булса да, иртәге көн инде аның өчен үлем әзерли. М.Җәлил. Иргалиме, Иргали – ул иртәге көнне бүген кайгыртып яши торган кеше. М.Хәсәнов. Әйе, барыбызны да иртәге көнгә булган ышаныч яшәтә. Н.Гариф |