ИРТӘГӘСЕН рәв. к. иртәгесен. Иртәгәсен көн болытлады, игеннәр өчен бик шифалы, талгын яңгыр ява башлады. М.Маликова. Хатыным иртәгәсен бик иртә Фәрдәнәләргә китте һәм бу юлы тиз кайтты. Г.Галиев. Ул кичтә иртәгә кадәр төпсез уйда булдым. Иртәгәсен карарсыз булып, янә баягы җиргә барып тордым. Борынгы татар прозасы |