ИРТӘГӘСЕ с. к. иртәгесе. Илһам хан белә иде: иртәгәге һөҗүм бүгенгедән дә хәтәррәк булачак; шул турыда уйлады ул, иртәгәсе турында. М.Хәбибуллин. Иртәгәсе хәлләр турында уйламаска тырышып, ир дә баш төртте. Н.Гыйматдинова. Иртәгәсе Сабантуйның мәзәкләре, кем әйтмешли, иртәгә булса да, маза-кәҗәләре, гадәттә, бүген булучан. А.Хәлим |