ИРТӘГӘГЕ с. 1) Бүгенге артыннан килгән, алдагы. Без бераз сөйләшкәннән соң, иртәгәге гәзитәгә мәкаләләр әзерлеклеген белгәннән соң --- урыннарга яттык. Г.Исхакый. Иртәгәге көнгә аның [Миңлегөлнең] уе ачык һәм әзер булырга тиеш. А.Гыйләҗев. Ибраһим Гази, хәйләкәр елмаеп: «Бүгенге шагыйрь – иртәгәге прозаик ул», – ди торган иде. Ш.Галиев 2) Бүгенге артыннан ук килгән көнге, алдагы көнге. Әнә Төхфәт кабергә күмелергә иртәгәге көн туганын көтеп ята. Ш.Камал. Иртәгәге дәресне караштырасы да бар. Иртәгә – физика. А.Гыйләҗев. Иртәгә кабинетыма чакыртып гафу үтендерергә теләгән идем дә, иртәгәге көнгә хәтле ничек түзәсең. Т.Миңнуллин ◊ Иртәгәге көн Якын киләчәк. Инде кем, Сәйфулла туган, --- иртәгәге көнне кайгыртмаганга күрә дә әнә шулай кырда калды безнең быелгы игеннәр. Г.Бәширов. Иртәгәге көн кешеләрен кичәгеләр бүген укыта. Ш.Галиев. --- фәкыйрь елларда аның җырлары әнә шулай халык күңеленә якты нур булып иңделәр, мохтаҗлыкларны оныттырдылар, иртәгәге көнгә ышаныч уяттылар. Р.Хәбибуллина. Иртәгәге өчен ишәк кайгырсын к. иртәгә өчен ишәк кайгырсын (кайгырткан). Миңа бүгенге көнем кадерле. Иртәгәге өчен ишәк кайгырсын. Г.Бәширов. Иванушка, сөеклем! --- Кайгырма. Һәммәсе дә үтәр, һәммәсе үзгәрер. Син яшь, син көчле... Иртәгәге көнне ишәк кайгырткан. Ш.Рәкыйпов |