ИРТӘГӘ-БЕРСЕКӨНГӘ рәв. Якын арада, якын көннәрдә, тиздән. «Эш бик тыгыз бит Каюм абзый, – диде ул, – чәчүне бетерергә, водокачканың насосын рәтләп, иртәгә-берсекөнгә ходка җибәрергә кирәк». Ш.Камал. Батый хан көлемсерәп: – Баһадир, --- иртәгә-берсекөнгә таран арбалар, грек утын китерүче олау, белгечләр килеп җитәр, шуннан бергәләп уйлашырбыз, – диде. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә