ИРТӘГӘ рәв. 1. Бүгенгедән соң килгән көнгә; икенче көнгә. Иртәгә сабан туе, дигән кичне кем генә тыныч йоклый алды икән! Г.Бәширов. Камәретдин иртәгә китәсе көнне алар печәнлектә кундылар. М.Әмир. Иртәгә ни буласын белү бары тик пәйгамбәрләргә генә хас сыйфаттыр, ханым. М.Хәбибуллин

2. и. мәгъ. күч. Киләчәк. Тарихыбыз коллыкта... Коткарырга! ---Үткәнебез тоткын икән, иректер – иртәгәбез? Ф.Габдрәхим

Иртәгә өчен ишәк кайгырсын Киләчәк, алдагы көн өчен борчылмау, кайгырмау. – Иртәгә өчен ишәк кайгырган, – дип сүгенде Иван Мөхәммәтович, кырыс рәвештә. – Иртәгә ситуация үзгәрә. Х.Камалов. Иртәгә шулпасын эчерү Иртәгә дә иртәгә, дип, эшне тартып-сузып, алдап йөрүгә ризасызлык белдереп әйтелә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә