ИРТӘ и. 1. 1) Көннең башы, көннең беренче сәгатьләре. Ни өчендер бик сөям мин җәйге көннең иртәсен. М.Гафури. Ахрысы, анда әле таш стена аркылы чиертеп сөйләшү һөнәренә өйрәнеп өлгермәгән берәр яңа кеше утырадыр: иртә, кич, көндез кат-кат шакылдатып карый, җавап юк. Г.Ибраһимов. Февраль азагының аяз, җилсез иртәсе иде. М.Маликова. Иртә килде, кояш чыкты. М.Мәһдиев

2) Иртән (гадәттә балалар бакчаларында) үткәрелә торган спектакль, тамаша; русчасы: утренник. Шәмсетдиннәрнең кибет хуҗасына фәкыйрь балалар тәрбияләр өчен ясалган балалар иртәсенә ике билет көчләп саттылар. Г.Исхакый

3) күч. шигъ. Берәр нәрсәнең башлангыч чоры, тәүге мәле. Җыр булып калыр елларга яшьлек иртәсе, Яшьлекнең канат җилпегән Романтикасы. Ф.Кәрим. Төне буе Ләйләгөл керфек какмады. Таң атты. Кичә ул балалыгы белән саубуллашты. Бүген кызлык дәверенең беренче иртәсе. М.Мәһдиев. --- яшерәсем килми, иртә яшьлегемдә чын күңелдән теләп танышулар, «мин сөям!» дип, үз-үземне ышандырып йөрүләр аз булмады. Ә.Еники

2. с. мәгъ. 1) Башкалардан элек, алда өлгерә торган. Вакытында шыта алмый калган иртә культуралар өстенә тары чәчүчеләр байтак булган икән. М.Әмир. Иртә өлгерешле кәбестә өчен их яхшы элгәр – кыяр, бәрәңге, суган, борчак. Яшелчәчелек. Иртә өлгерүче ак башлы һәм чәчәкле кәбестәне --- апрель азагында – май башында ачык грунтка утыртырга мөмкин. Юлдаш

2) Гадәттәгедән алда, билгеле бер вакыттан элек булган. Ул елның маенда да күк йөзен атналар буе каплап торган салынкы болытлар вакыты җиткәч таралды, үз нәүбәтендә җәй, аннары иртә кыраулы көз килде. М.Маликова

3) Вакытыннан алда булган. Иртә үлем

4) Иртәнге, иртә беләнге. Иртә сәгать уннарда, иртә чәйне эчеп, пароход өстенә чыктым. Ф.Әмирхан. Барактагыларга иртә чәйне, гадәттәгечә, каткан чәйнекләрдән, иске-москы кружкалар белән эчәргә туры килсә дә, бәйрәм әсәре бөтенләй үк юк түгел иде. Ш.Камал

5) а. х. Сезоннан алда, баласын үстерү өчен уңайсыз булган (кыш башында яки гыйнвар, февраль айларында бала китерергә тиеш булган сыер, сарык һәм кәҗәләр турында). Үзләренең сыеры, иртә буаз булганлыктан, инде күптән ташласа да, Гайниҗамал апа, каяндыр табып, сөтен-каймагын да, мәтрүшкәсен дә --- кайнатып эчертә. В.Нуруллин

3. рәв. мәгъ. 1) Иртә белән, иртәнге сәгатьләрдә. Иртә сәгать бишләрдә уяндым. Ф.Әмирхан. Моңарчы спорт белән әллә ни кызыксынмаган, иртәләрен киерелеп-сузылып гәүдәсен язудан узмаган Харис, ул җәйне --- мускулларын ныгыту белән шөгыльләнде. М.Маликова. Вахит абзыйлар иртә торып, бит-кул юып, киенеп чәйгә утыргач, шыгырдап капка ачылды да, --- атлар капкадан килеп тә керделәр. М.Гали

2) Гадәти, билгеләнгән вакытка кадәр; вакытыннан элек. Күрәм, ишетәм сезнең сызланганны. Сизәм: сездән иртә аерылам. Ш.Бабич. Башмакова бүген эштән иртә кайтты. М.Насыйбуллин. – Балаларны алып чыгарга ниятем бар да уятырга жәллим. Соң яталар, йокылары туймый торгандыр, – диде Сәнифә. – Бер тәртипкә салгач, үзләре үк иртә ята башларлар, – диде Шәмсениса әби. Э.Шәрифуллина

3) Алдан, вакытыннан алдарак. Иртән килгән – урын өчен, соң килгән – тамак өчен. Әйтем. Иртәгә гает, дигәндә, кешеләр башка көннәрдәгегә караганда эштән бик күп иртә кайттылар. Ш.Камал. Ул елны корылык үзенең аянычлы нәтиҗәләрен бик иртә сиздерә башлады. М.Әмир

4) Бүгенге артыннан ук килгән көнгә; икенче көнгә. Иртәдән калмый язарга тотынырга да бик вакыт җитте инде. Ф.Әмирхан. Иртәдән калмый кунакларны алырга барырга кирәк булыр. М.Гали

4. хәб. функ. Тиешле вакытның килеп җитмәве турында. Әле вакыт иртә булса да, юлда бетон, измә --- төягән машиналар, --- бульдозерлар күренә башлады. Р.Кәрами. Минемчә, безгә философ булырга бик иртә әле, аның өчен безнең авызыбыздан ана сөте кипмәгән. М.Әмир

Иртә дә мыштыр, кич тә мыштыр Эшне бик акрын, озак башкаручы кеше турында. Иртә исемдә, кич төшемдә Һәрчак исемдә, бер дә онытмыйм. Беләзегем Филисә, Арасыннан җил исә; Иртә исемдә, кич төшемдә – Насыйп мәллә, югыйсә. Җыр. Иртә кырау төшү (куну) Чәчләргә яшьтән чал керү. Нәҗип Корбановның чигә чәчләренә мул булып кунган иртә кырауга күз салды. Г.Ахунов. Иртәсен кичкә катып Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр (көн-төн эшләү турында). Иртә таңнан Бик иртә, иртән үк. – Шул кирәк сезгә! – диде теге адәм. – Иртә таңнан парлашып бодай арасында йөрмәссез! М.Маликова. Кояш исә күлне үзенең көлтә-көлтә нурларына иртә таңнан кичке эңгергәчә коендыра ---. К.Миңлебаев. Фани дөнья белән алыш-биреше беткәндәй, Рамазан бабай иртә таңнан бирле карчыгының аягы очында бөкрәеп утыра… Ә.Еники. Иртә таңнан кара төнгә кадәр (хәтле, чаклы) Көнозын, көн буе. Иртә таңнан кара төнгәчә эштә булган кешене бимазалау, ничектер, уңайсыз бит. З.Вәли. Иртә юк, кич юк Кешеләрне вакытсыз, туктаусыз борчып тору. Иртә юк, кич юк, киләләр дә керәләр, бер тынычлык калмады. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә