ИРСЕЗ с. 1. 1) Ире булмаган. Кая барсаң, нишләсәң дә ир кирәк шул. Ирсез хатынга сан юк инде, юк. М.Маликова. --- мондый тормыш тәртибе ирсез хатынга ярыйдыр, дип тынычландыра иде ул үзен ---. М.Хуҗин. «Ирсез хатын» исемен күтәрүнең таш йоту белән бер икәнен бик белсә дә, Рәмзия, --- прорабтан китәргә мәҗбүр булды. Б.Камалов // Гомумән ир заты булмаган. Ирсез йортта какмаган җир һаман табылып тора… М.Маликова

2. рәв. мәгъ. Ирдән башка. Эш хакы түбән, бригадада тәртип юк: әле кемдер авырып киткән, әле берсе ирсез генә декретка чыккан ---. Р.Вәлиев. Әй Аллам! Яшь килеш ирсез калуым гына җитмәгән идеме? Ә.Сафиуллин. Ирсез яши торган ханымнарга да тартмаганнар. Ә.Моталлапов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә