ИРРЕГУЛЯР с. 1) кит. Бернинди тәртипкә буйсынмый торган. Иррегуляр сугышларның формалары күптөрле: терроризм, психологик йогынты, тәрбия, дипломатия һәм разведка органнарының дошманга каршы оештырылган гамәлләре һ.б. Р.Сафин 2) хәрби Регуляр булмаган, регуляр армия составына керми торган. --- Пётр заманында мөнтәзам гаскәр килеп чыккач, әүвәлдәгечә иррегуляр гаскәр ул кадәр күп кирәк түгел иде ---. Г.Гобәйдуллин |