ИРРЕАЛЬ с. 1) Реаль булмаган, чынбарлыкта булмый торган. Бүген иҗат итүче татар әдипләренең миф тудыруга мөрәҗәгать итүләре, ягъни әсәрләрендә ирреаль дөнья моделен торгызулары ике яклы, ике планда бара. А.Шәмсутова 2) лингв. Үтәлеше реаль хәбәр ителми торган. --- реаль наклонение барлык башка ирреаль --- наклонениягә каршы куела. Татар грамматикасы |