ИРРАЦИОНАЛЬ с. лат. 1) филос. Фәлсәфәдә: логик төшенчә белән әйтеп бирү мөмкин булмаган, акыл ирешә алмый торган; мистик. Бездә исламга рациональ һәм иррациональ караш бар. Р.Сафин. Алар [дөнья әдәбиятының гүзәл үрнәкләре], XX гасырда популярлык казанган иррациональ карашлардан чыгып, дәүләт һәм чиновниклар йөзендә кешеләрне шәхес буларак юк итүче шайтан башлангычларының гамәлгә ашырылуын күргән язучылар өчен илһам бирделәр. Бөтендөнья тарихы

2) мат. Берәмлек белән үлчәнми, шуңа күрә бөтен һәм вакланмалы сан белән төгәл бирелми торган. Төгәл алынмый торган тамырлар гына иррациональ саннар булалар, дип чикләнергә ярамый, чөнки тамыр алуны таләп итмәгән иррациональ саннар да бар. Югары математика нигезләре. Геометриядә кисемтәләрне чагыштырганда, еш кына иррациональ саннар килеп чыга. Фән һәм тел

3) лингв. Бик кыскартылган. Иррациональ сузыклар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә