ИРО’НИЯ и. гр. кит. 1) Астыртын гына мыскыллап көлү, читләтеп әйтү. «Гел-гел буйга аркаланып яшәргәме исәп?» Ихлас Сабитның бертуган энесеннән ирония көтмәде, сорауны чынга алды. А.Гыйләҗев. «Что ты ржёшь, мой конь ретивый…» – Нәркис бу җөмләне Галәвиевтән кычкырып укытты. Галәвиев, әлбәттә, моның ирониясен аңламады. М.Мәһдиев. Көлемсерәп куйды егет. Кыз исә аның соңгы сүзләрендәге иронияне аңламады. Р.Мөхәммәдиев

2) әд. Берәр кешене яки әйберне мактаган булып, алардан яшертен, нечкәләп, оста итеп көлүдән гыйбарәт стилистик әйләнмә яки сүз. Мактаган булып мыскыллауның, ягъни ирониянең иң көчле үрнәге [Г.Тукайның] «Мөнтәкыйть» («Тәнкыйтьче») шигырендә бирелгән. Ә.Исхак



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә