ИРЛЕ-ХАТЫНЛЫ с. 1. Ир белән хатын мөнәсәбәтендәге, парлы. Бары тик бишенче катта торучы гаилә турында гына сүзләре кыска булды: ирле-хатынлы, ике балалы ул кешеләр кич караңгыда чыгып йөрмиләр, чөнки кечкенә сабыйлары бар икән. М.Маликова. --- рәхәтләнеп сөйләшә алмыйсың, әледән-әле кабатлап сорарга туры килә, чөнки янәшәдә тагын ирле-хатынлы бер пар өзгәләнә. Р.Кәрами. Бер көнне шулай каршыбызга егет белән кызмы, ирле-хатынлы яшьләрме килә. М.Әмир

2. рәв. мәгъ. Ир белән хатын бергә; парлап. Күпме гомерләр ирле-хатынлы яшәп, моңарчы куйган бөтен тырышлыклары, --- бөтен хыяллары җимерелде дигәндә, ул --- йөккә калдымы? В.Распутин. Ирле-хатынлы яшәү кешеләрдә яңа көчләр уята, аларда элек булмаган сыйфатлар барлыкка китерә. Тигез гомер итегез! Ирле-хатынлы булып яшәү – ул гаилә өчен җаваплылыкны уртаклашу, төрле характерлы ике кешенең бер тормыш сукмагына басуы. Юлдаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә