ИРЛЕК и. 1) Ир кеше булу. Тәбриянең өзгәләнүе, бәргәләнүе, тилмереп каравы Гадилнең ирлек дәрәҗәсен күтәрә, кәефен яхшырта, тормышын ямьли иде. М.Маликова. Корбангали карт моны ачык белми һәм килененең карынындагы туасы җан иясе китерәчәк акчаны көтеп ятуны ирлек абруе да «рөхсәт итми» ---. Ф.Хөсни 2) Ир кеше булу куәте. – Көн-төн эчүдән башы чыкмаган, булдыксыз, --- бу адәм затының ирлеге дә корыган, күрәсең, – дип фикер йөртте авыл хатыннары, – югыйсә, үзе теләп кияүгә чыккан кеше бер кич куну белән тавыш-тынсыз качып китмәс иде. Я.Зәнкиев. Ярулла күңелсез генә елмайды да җавап бирде: – Миннән олырак булса да, ул хатынга дәртле ир кирәктер бит инде. Соңгы тапкыр кыйналганнан соң, минем ирлегем юк... Тибеп, изеп... кыйнадылар... җенси җирне... З.Зәйнуллин. – Болай булганчы, үләсе калган... Ир-ат өчен ирлеген югалтудан да зур кайгы юк, күрәмсең. Ә.Галиев 3) сөйл. Ир кешенең җенес әгъзасы. [Кавын башлы татарның] Юлда ике төймәгә чак эләгеп торган чалбарының күселегеннән мылт итеп ирлеге бүлтәеп чыккан. А.Гыйләҗев. Ах, «ирлекләрен» түмәргә кадаклап, адәм хуры итәсе иде дә... Вәт булыр иде җәза!.. А.Гыйләҗев 4) күч. Батырлык, кыюлык, егетлек. Балаларда ирлек, егетлек сыйфатлары тәрбияләү – белем бирү белән бер дәрәҗәдәге бурыч. М.Мәһдиев. --- ирлек җирдә ятмый, илле еллар узгач та әйләнеп кайта, каһарман батырлыгы телдән телгә күчеп, исеме ташка яисә китап битләренә языла, легендага әверелә. М.Хәбибуллин. Халыкны коткару өчен азыктыр, дарудыр эзләп табып йөргән бу ике солдат никадәр көч, никадәр ирлек күрсәткәннәр. Э.Касыймов |