ИРЛӘ’РЧӘ рәв. Ирләр кебек, ирләргә хас булганча. Вәлиуллина – калын тавышлы, зәңгәр күзлекле, тәмәке тарта торган шадра хатын, ирләрчә сөйләшә. М.Мәһдиев. «Әтием, – дип язасың син, – бу хатны үзеңә генә атап җибәрәм. Синең белән ирләрчә күзгә-күз карап сөйләшәсе килә…» Ф.Яруллин. Әтисе белән сүз ирләрчәрәк барды. Н.Әхмәдиев |