ИРКЕНЧЕЛЕК и. 1) Теләгәнчә эш итәргә мөмкинлек. Дәресләр дә бакчаларда үтә, рәсем ясау да искиткеч куелган, кул эшләре дә кертелгән, балаларның үзешчән сәнгате өчен дә иркенчелек бар ---. Ә.Хуҗиәхмәтов 2) иск. Хөррият, ирек, азатлык. Мөселманнарга да дин җәһәтеннән иркенчелек булыр дип, газеталар язалар. Ш.Мөхәммәдев. «Сабыр савытлары» китабында урын алган --- тыгыз эчтәлекле поэмаларында, күңел байлыгын, фикер иркенчелеген эченә алган лирик шигырьләрендә Х.Әюпов --- тормыш киеренкелеген --- төгәл һәм ягымлы итеп ачып сала. Әдәбият 3) күч. Муллык, җитешлек. Без үскәндә кәстрүл кырые кимерә идек. --- Хәзер барысына да иркенчелек. Ипие дә теләсә кайда аунап ята. Н.Хәсәнов |