ИРКЕНЛЕК и. 1) Кысынкылык, тарлык сизелмәгән киң урын; киң, иркен булу. Ун-унбиш минуттан алар басу читенә чыгып басканнар иде инде. Монда дөньяның иркенлеге аерата нык сизелде. М.Маликова. Гыйлфанның кинәт кенә күкрәк куышы иркенәйде, --- кинәт бакча, туган нигез исе бугазга бәреп керде, һәм, дөньяда башкача беркемдә булмаган сыман, иркенлек сизелде. М.Мәһдиев. --- йа дөнья, нинди киң, нинди иркен син! Әмма шушы чиксез, нурлы иркенлектә, шушы иркә, назлы, йомшак табигать кочагында мин үземне, нигәдер, бик ялгыз тоям. Ә.Еники

2) күч. иск. Ирек, азатлык, хөрлек, иркенчелек. Аһ Әминәм! Булмадың ник бер су. Иркенлектә уйнап йөрүче. Һ.Такташ. Иң мөһиме: XX гасырда әдипләргә иҗатта иркенлек җуелып, алар тар идеология кысаларына кысрыклап кертелде. Т.Галиуллин. --- үз даирәсендә күнеккән киеренкелек, һәр сүз үлчәме, гәүдә тотышына кадәр эчке бер кагыйдәгә буйсынганлыгы монда бөтенләй кирәксез булып калган. Табигый иркенлек. М.Галиев

3) күч. Киңлек. Бар яктан да сине нидер чолгап алган кебек, шулай ук монда үзенә бер төрле киңлек, иркенлек сизелә. Кырлар, басулар иркенлеге түгел, күңел иркенлеге. Н.Фәттах

4) күч. Рәхәт, җиңел тормыш. Диңгез буенда ике атна бергә ял иткән чор эчендә иркенлеккә өйрәнгән Эльвираның ирене турсайган иде ---. М.Маликова

5) күч. Муллык; иркенчелек. Су астында --- азык иркенлеге – чабаклар, сазаннар, корбаннар, кызылканатлар --- һәм ташбашлар. Ә.Баянов. Алтышар ай өйдә булмый ул. Кайтып, атна-ун көн тора да, монда миңа иркенлек юк, дип, янә сәфәргә әзерләнә башлый. Г.Тавлин. Бер үк әсәрдә без еш кына төгәл тәрҗемә үрнәкләрен дә, --- йөгәннән ычкынган иҗади иркенлекне дә очратабыз. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә