ИРКЕНЛӘ’Ү ф. 1. 1) Ашыкмау, үз җае белән эш итү. --- Гадилнең: «Иркенләп утырыйк әле, Яңа елны бер көн алдан каршы алыйк», – дигән сүзләрен ишеткәч, Тәбриянең түбәсе күккә тиде… М.Маликова. Гасыйм Сәлахович, эше бик тыгыз булмаса, гәзитләрне шунда ук караштырып чыга, инде вакыты юк икән, барысын бөкләп портфеленә тыга да, өенә кайткач, ашыкмыйча иркенләп карый. Ә.Еники. Мәрвән ---, исереклек юлына кереп киткән Әхтәмне авылына алып кайтып, үз язмышы турында, --- иркенләп уйланырга мөмкинлек бирә. Татар әдәбияты тарихы

2) Тарлык, кысынкы торыштан котылу; иркен урнашкан булу. Бил каешым да гел кысмый, Иркенләп, җыйнак тора. Ш.Галиев

3) Газап, авырлык һәм мәшәкатьләрдән котылу, җиңеллек сизү, җәелеп китү. Авылда ул иркенләгән кебек булды. Авыл мәчетенең җомгалардагы сасысы да аңарга мөкаддәс сыман тоелды. Г.Исхакый

4) Иркенлек, җиңеллек сизү, рәхәтләнү. Аңар бирдем азатлык мин, Үзем дә шул вакыт күрдем: Тынычланып калды, никтер, Һәм тәмам иркенләде күңлем. Г.Тукай. Бүтән көндәгечә аны өстәл кирәк дип ашыктыручы Ринаты да булмагач иркенләде. Н.Хәсәнов

5) күч. Вакытны бушка, әрәмгә уздыру. Нәгыймә аулак өй дип бик иркенләп утырмасын, сугуларын суксын. М.Гали

6) күч. сир. Үзе теләгәнчә яшәү; тулы ирек, мөмкинлек сизү, иркенлек алу. Йомшак урынга чишендереп яткырган бала, бераз шулай иркенләгәч тә, яңадан йокыга китә. Г.Минский. Шулай итеп, китә калса, Кәүсәриянең артык иркенләвеннән Гамирга көн бетәсен уйлап, түзә бирде. З.Фәйзуллин

2. иркенләп рәв. мәгъ. 1) Бернинди каршылыксыз, өстәмә мәшәкать кичермичә. Дәүләт учреждениесендә эшләгән һәр кытай белән иркенләп, рәхәтләнеп инглизчә сөйләшә аласың. В.Юныс

2) Бушрак вакыт сайлап, озаккарак. Бераздан иркенләп килермен әле. Т.Гыйззәт

3) Борчылмыйча, һичбер нәрсәгә илтифат бирмичә. [Соры Бүре] Ни күрсен, көтүче йокыга киткән, ә сарык-бәрәннәр иркенләп утлап йөри икән. Әкият. «--- сез иркенләп, тыныч кына йоклагыз», – диде әби, чыгып китәр алдыннан. Ә.Еники

4) Иркен һәм җайлы итеп, үз уңаена. Ничек килеп кергән соң ул шома егет Люциянең тормышына, ничек анда шулай иркенләп урнаша алган? М.Маликова. Әйдә, иркенләп урнаш, иртәгә, бәлки, бусы да булмас, ачык окопта кунарга туры килер. Г.Әпсәләмов

Иркенләп сулыш (тын) алу к. иркен сулау, иркен сулу (сулыш, тын) алу. Аның мине яклап чыгуы минем өчен бик зур җиңеллек булып төште, иркенләп тын алдым. М.Гафури. --- бөтен халыкларга тигез яшәү хокукы бирелгәч – менә шул чакта гына без иркенләп тын ала башладык, шуннан соң гына безгә кеше төсле тормыш төзергә, алга барырга киң юл ачылды. Г.Алпаров

Иркенләп алу Бераз, вакытлы, берара, кыска вакытка иркенләү

Иркенләп җибәрү Берникадәр, бераз иркенләү

Иркенләп йөрү Һәрвакыт, гел иркенләү. Кояшсыз булса дөнья, мин ул чакта иркенләп йөрер идем төрле якта. М.Гафури

Иркенләп калу Борчып, ирексезләп торган сәбәп беткәннән соң иркенләү. Ире ни өчен алай: «Эчемне пошырып лыгырдап йөрмә! Мин киткәч иркенләп калырсыз», – диеп әйтте икән? Ш.Мөхәммәдев. Өстән кия торган күлмәк вә зинарым янына алып барсагыз, мин, бу калыпларымны салып, иркенләп калыр идем. Ф.Әмирхан. Әлеге бөтиле кәләпүшне киеп печтик кенә дә әйләнергә өлгермәдем, син күр дә мин күр, башымның сызлавы бетте дә китте. Үзем дә иркенләп калдым. С.Җәлал

Иркенләп килү Сөйләү моментына эшнең тыгызлыгы кими бару

Иркенләп китү Кинәт иркенләү. Авылны чыккач та, бөтен хатыннар, карчыклар, иркенләп киткән кебек, башларындагы кызыл яулыкларын кулларындагы савытларына салып, үзара сөйләшә башладылар. М.Галәү. Рәсүл кода иркенләп китте, чөнки бу билгесезлек аны нык борчый иде. С.Җәлал. Мәктәп ишегалдыннан ат чанасы чыгып барганын күргәч, барысы да иркенләп киттеләр. М.Мәһдиев

Иркенләп яту Тулысынча, тәмам иркенәю

Иркенли башлау Иркенлек сизелү. Күзгә күренеп картая, тиресе бәлҗери, көпшәкләнә төшкән шул ук табак бит, шул ук, әмма әле генә аракыда җепшеп, үз абруен белеп иркенли, йомшара башлаган бәрәңге танау, шул ук, әмма алсулыклары уңган калын иреннәр – барысы да мин килгән шатлыктан куана иде. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә