ИРКЕНӘЮ ф. 1. 1) Күләме ягыннан зураю, киңәю; тыгызлыгы кимү. Олы абыйлары, хатынын, бала-чагасын төяп, Әлмәткә, нефтькә чыгып китте. Өй чак кына иркенәйде. А.Гыйләҗев. Өй иркенәйде. Суфия артык әйберне яратмый иде, әллә нәрсәләр алып, өен тыгызламады. Ф.Яруллин. Күк йөзе ачылып китте, дөнья иркенәйде, һәм тапталмаган каты юл да кинәт тураеп, киңәеп калгандай булды. Н.Фәттах 2) Тулы мөмкинлек алып җиңеләю. Гыйлфанның кинәт кенә күкрәк куышы иркенәйде, тамакны тотып торган төен ычкынды, кинәт бакча, туган нигез исе бугазга бәреп керде ---. М.Мәһдиев. Соңрак, спектакль план буенча бер-бер артлы уйнала башлагач, --- сулышлар иркәнәя, дәрт өстәлә, илһам килә. М.Маликова. --- ишекне ачып, бүлмәне җилләтеп алырга булдылар. Сулыш алу иркенәйде, баш бераз җиңеләйде кебек. Ф.Сафин 3) күч. Үзе теләгәнчә яши башлау; иркенлек алу. – Эшендә ничек җайларга чамалый соң бу кыз, көннәр буе югала башлагач ---. – Больничный таптыртты, каһәр. Шуңа иркенәя --- – [диде Саматов]. Ф.Сафин. Аланда яшәүчеләр дә тәмам иркенәйделәр, кышкы авыр киемнәрен салып ташладылар, билгә кадәр яланөс калдылар. Р.Фәизов 4) күч. Рухи һәм физик газаплардан, авырлыклардан соң җиңеләю. Халык җиңеләеп китте, зал буйлап йомшак җил искәндәй булды. Даутов аның саен иркенәйде. М.Мәһдиев 5) күч. Мулга, җитешкә әйләнү; рәхәт яши башлау. Дөньялар иркенәеп бер җыелсак, бу көннәрнең истәлеге итеп күрсәтерсең үзләренә. К.Нәҗми 6) күч. Эш кимү, эштән бушану. Кыр эшләре бетеп, азрак иркенәю 7) күч. Вакыт арту, күбәю. --- [Ихтыярның] мәшәкатьләре дә кимеде, вакыты, киресенчә, иркенәйде. Р.Вәлиев 2. иркенәеп рәв. мәгъ. Иркен һәм җайлы итеп. Резеда Фәритовна Наҗия Нәкыйповна белән хушлашкан арада, Изаил Харисович, тунын салып, кәнәфигә иркенәеп утырды. М.Маликова Иркенәеп алу Азга гына, кыска вакытка иркенәю. Нигә анда әллә кем булмый, туктамагыз, Яваска барып кергәч кенә, хәрби комендатура каршында иркенәеп алырсыз. Ф.Сафин. Теге гасырның бишенче елларында иркенәеп алгач та, бераз вакыт үткәч, татар өчен бозлы җилләр исә башлый. Р.Зәйдулла Иркенәеп бетү Бөтенләй киң, иркен булып калу. Дөньялары чиксез, Җире йомры икән, Гомер сәкесе дә иркенәеп беткән. Р.Харис Иркенәеп җитү Тулы иркенлеккә ирешү. --- Бибинур янында өч сыер савучы гына калгач, кунаклар сизелерлек җайландылар. Бигрәк тә Шәмсеҗиһан иркенәеп җитте. А.Гыйләҗев Иркенәеп калу Ниндидер бер эш, сәбәптән соң киңәю, күләме ягыннан зураю. [Парикмахерскаяга] Кергәндә, бүрегем баш очында гына тора иде, чыкканда, күзләремә чаклы батты, --- бүрек эче иркенәеп калды. Ф.Хөсни. Бу тетрәткеч тойгылар узгач, аның күңеле яңгырдан соң саф һава бөркелгәндәй иркенәеп, рәхәтләнеп кала иде. Г.Бәширов. [Фаикъ] Ябыккан ахыры: яңаклары суырылып, өстендәге күк күлмәге иркенәеп калган. А.Вергазов Иркенәеп китү Бераз, берникадәр иркенәю. Шау-шу басыла төшкән, баш та иркенәеп киткән кебек булды. Ф.Әмирхан. Фәрханәнең шаярып әйткән сүзеннән соң операция бүлмәсендә һава иркенәеп киткәндәй булды. С.Сөләйманова. – Гали, – диде Гарәфи, хатирәләр кузгалткан күңел дулкынлануын басарга тырышып, – сәфәр чыгар алдыннан, күңелләр иркенәеп китә. Г.Әпсәләмов Иркенәеп кую Кинәт иркенәю. Син, дедуля, кара аны, кайтыр алдыннан пилоткаң иркенәеп куймасын. С.Шәрипов Иркенәя бару Торган саен күбрәк иркенәю. --- яңа җыр башлаган саен үзе ул ничектер рухлана, дәртләнә, ә тавышы отыры көчәя, иркенәя барды. Ә.Еники. Менә күр инде: өебезне оҗмах почмагы иттең бит. Яңа әйбер алган саен иркенәя бара. Ф.Яруллин. Янгураз тузанлы юлдан атлаганда: «Әйе, ил мәйдан ягыннан һаман иркенәя бара», – дип уйлады. Т.Әйди Иркенәя башлау Иркенәю сизелү Иркенәя төшү Берникадәр, бераз иркенәю. Урып җыю эшләре бераз иркенәя төшкәч тә, аларның туйлары булды. Г.Әпсәләмов. Икенче милләт кешесе белән --- танышу мине һәрвакыт рухи яктан баетып җибәргәндәй була, күңелдә иптәшлек, туганлык --- хисләре кузгалуын тоясың, эчке дөньяң киңәя, иркенәя төшә. М.Әмир |