ИРКЕНӘЙТҮ ф. 1) Берәр нәрсәне күләм ягыннан зурайту (киңәйтү), иркен итү. Трамвай юллары әлеге «бөкеләрне» бетерү, машиналарга юлны иркенәйтү максатыннан сүтелә. Татарстан яшьләре

2) Сулышны, тынны җиңеләйтү. Ана кеше, буын ныгытып, сулышын иркенәйтеп, өй эшләренә чат ябышты, күрше-тирәдәге кибетләргә дә чыккалап йөри башлады. Г.Гыйльманов. Һәр тарафтагы иртәнге саф һава сулышларны иркенәйтә, бөтен җанны иркәли. Г.Галиева

3) күч. Эшне киметеп, буш вакыт калдыру. Бала үстергәндә аларны бер минут та күз уңыннан ычкындырырга, иркенәйтергә ярамый. Шәһри Казан Вакытны иркенәйтү

Иркенәйтә бару Торган саен күбрәк, ныграк иркенәйтү

Иркенәйтә башлау Иркенәйтергә тотыну

Иркенәйтә бирү Бернигә дә карамастан иркенәйтүне дәвам итү, һаман да иркенәйтү

Иркенәйтә килү Күптәннән, аз-азлап, акрынлап арттыра барып иркенәйтү

Иркенәйтә тору Даими яисә әледән-әле иркенәйтү

Иркенәйтә төшү Берникадәр, бераз иркенәйтү

Иркенәйтеп җибәрү Кинәт иркенәйтү. Дәһшәтле 1937 ел, сугыш афәте, илленче ел башларындагы төрле яңа процесслар шаукымының (шул исәптән «врачлар эше»нең) артта калуы аның да сулышын беркадәр иркенәйтеп җибәрә. Р.Әмирхан

Иркенәйтеп карау Иркенәйтергә тырышу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә