ИРКЕН с. 1. 1) Иңе, буе зур; киң, кысынкы булмаган, рәхәтләнеп сыярлык. Театрның ишегалды шактый иркен: түрдә – гараж, аның каршында кечкенә автобус тора. М.Маликова. Алар Рудольфны түр яктагы иркен һәм йомшак ятакка урнаштырдылар. Р.Вәли. Нефтьче шефлар салып биргән зур, иркен яңа мәктәптә дәрес бара иде. А.Әхмәт 2) Кысып тормаган, киң. Иркен туфли. Иркен күлмәк. Иркен чалбар 3) Киң җәелгән, зур урын биләгән. Өч баламны, очар кош итеп, Мин очырдым иркен далага ---. М.Җәлил. Свайлар арасында ватылган боз кисәкләре буадан агып чыгалар да, иркен болында мәһабәт кыяфәттә борыла-борыла, еракка юл алалар. М.Мәһдиев. Автобус, урамнарның әле берсеннән, әле икенчесеннән чаба торгач, ниһаять, шәһәрне артта калдырып, киң, иркен юлга чыкты ---. Р.Гыйззәтуллин 4) сир. Азат, ирекле, бәйсез. Казан! Фахиш шәһәр, синең урамыңа Мин, гыйсъянчы, кереп адаштым. Череп беткән мещан баткагында Иркен уйларымнан саташтым… Һ.Такташ 5) Җайлы, уңайлы, киеренке түгел. Һәр хәрәкәтем төгәл, иркен, нык, һәр адымым ышанычлы булып китте. М.Маликова. Куллары белән иркен хәрәкәтләр ясап куя. Ә.Фәйзи. --- заманасы бик иркен иде бит: 1956 –1958 елларда --- Казанның теләгән ресторанында --- 5 – 6 тәңкәгә ашап-эчеп утырырга була иде. М.Мәһдиев 6) Тышкы, тыштагы. --- кортка урын тар, кызыксыз күренде булса кирәк, өй эчен бер әйләнде дә кире иркен һавага чыгып очты. Ә.Еники 7) күч. Бернинди дә матди кыенлыклар кичерми торган, бай, хәлле. Җир йөзендә шундый тук, Шундый иркен тормышлы, --- Тагын берәр ил бармы? М.Җәлил. --- улыбыздан уңмадык. «Этне чылбырга бәйләгән кебек, мине гаилә белән богауларга тырышасыз», – диде. Ул иркен, матур тормыш өчен яралган, имеш. М.Насыйбуллин. --- мәдәни казанышлардан, нигездә, җәмгыятьнең укымышлы, иркен тормышлы өлеше генә тулысынча файдалана ала. Татарстан тарихы 8) күч. Берәр нәрсәне чама белән әйткәндә «бер дә ким түгел, әле артык та булыр» мәгънәсендә 9) күч. Эш, шөгыль белән мәшгуль булмаган, буш. Кайтып төшкән көннәрдә ячейка белән, яшьләр белән кайнашып, ничектер иркен бер вакыт таба алмадым. Г.Ибраһимов. – Сезнең театрда җиңел көнегез, иркен вакытыгыз булганы бармы соң? – Низам, сулышына йотылып, сүз таба алмый торды. М.Маликова. Наилә үтә мөлаем, изгелекле тавыш белән аны бүлдерде: «Нигә ярамасын, ди? Алан киң, ризык мул, вакыт иркен. Рәхәтләнеп ял итик!» – диде. А.Гыйләҗев 10) күч. Җитәрлек, табып, алып булырлык (берәр нәрсәнең дефицит булмавы турында). Люся бүген иртән җыенды да чыгып китте. Билеты да юк иде бугай. Хәер, хәзер самолётка билет иркен бит. М.Маликова 11) күч. Аһәңле, матур, саф, киң. Әмма җырчының иркен, матур, аз гына калынрак күкрәк тавышы төнге тирән тынлыкта бик ачык булып ишетелә иде. Ә.Еники. Болын киңлекләренә иркен музыка агыла башлады. Р.Сибат 2. и. мәгъ. 1) Пространствосы зур булган киң урын; ачыклык, ачык һава. Бу һава, бу яз галәмәте кешеләрне урамга тарта, кысрыктан иркенгә өстери. Ф.Әмирхан. Тизрәк урамга – яктыга, иркенгә чыгарга ашыкты Харис. М.Маликова 2) Азатлык, бәйсезлек, хөрлек; ирек (2 мәгъ.). --- кол булып тору белән иркендә торуның аермасы бик зур бит. Г.Коләхмәтов. Әллә иркендә торуның кадрене белмимме мин?! Г.Тукай. Камерада салкынча. --- Нигәдер бу минутта Хәяткә үз йөрәге дә тимер читлек эчендә тибә сыман тоелды. Тик җаны гына иркендә. М.Насыйбуллин 3) күч. Җитеш, мул, хәлле тормыш. Үзен монда китерүләренә гаепләми ул оныкларын. – Без инде яшен яшәгән, ашын ашаган. Алар иркендә, рәхәттә торсын, – ди. С.Зыялы 3. рәв. мәгъ. 1) сөйл. Бәйсез, азат булып. Кайда без иркен яшәрбез, хөр, азат җилләр кебек. Һ.Такташ. Туган илдә ничек сыйланулар, коштай иркен йөргән вакытлар ---. А.Алиш 2) Җиңел генә, ансат кына. Җиде-сигез телдә бик иркен сөйләшкән бабам кышлакта балалар укыта. Ә.Хәсәнов. «Урыс» дигән кушамат аның урысча яхшы белгәне, урыс галимнәре белән иркен аралашканы, татарларны урысча өйрәтергә тырышканлыгы аркасында бирелгән. Р.Батулла. --- русча-татарча иркен сөйләшә һәм яза алган дәрәҗәле Р.Мостафинның бу чыгышы партия түрәләре өчен һич тә көтелмәгән хәл булды. Р.Фәйзуллин 3) Тартынмыйча, уңайсызланмыйча, бәйсез, табигый рәвештә. Шәхтазый үзе һәм Әхтәм абый безгә --- кырын карамыйлар, шуңа күрә әбиләрдә без үз өебездәге кебек иркен кылана идек. М.Әмир. Клава үзен иркен тотты. Хәтта Тимернең уң як кашы өстендәге яра белән кызыксынды. М.Хәсәнов. Юк, бу ханым, нинди генә асыл кош булмасын, «түбәндәгеләр» компаниясенә алырлык икән. Үзен әнә ничек иркен, кыю, гади тота ул! Ә.Еники 4) Берәр нәрсәне тартылып, киерелеп торудан туктатып, бушайтып, киеренке итмичә. Берүк тезгенеңне иркен куй! Г.Ибраһимов. Башчы иркен торырга әмер бирде. Солдатлар тирләрен сөртергә, тәмәке тартырга керештеләр. С.Җәлал 5) Мөлаем, ягымлы итеп. Баш механикның тулы битле итләч йөзендә хәзер баягы иркен елмаю түгел, ә мыскыллы караш иде. Р.Кәрами. Хәлим тагын чигенеп куйды, әтисе аның нәрсәдән курыкканын аңлады бугай: иркен елмайды. Г.Гобәй 6) Матди кыенлыклар кичермичә. Һәр икәвесенең тавышында Исхакның күп акча эшләвенә, иркен яшәвенә кызыгу, хәтта соклану сизелә иде. М.Маликова. Ә тормышлары бер дә начар булмаган. Иркен, мул яшәгәннәр. Ә.Еники 7) сөйл. Комачаулаусыз, чикләүсез, тоткарлыксыз гына 8) күч. Җитәрлек, күп, мул. – Бәрәңге пешерәбез. Шәп балыгым бар минем. Мин бит эшлим – акчам иркен, [– диде Мөби]. М.Мәһдиев 9) күч. Берәр эшнең билгеле бер вакыт эчендә һичшиксез үтәлү мөмкинлеге барлыгын белдерү өчен кулланыла 10) күч. Тулысынча, бөтен киңлегенә, киң итеп. Мең елларга бөтен намуслылар Хыялланган бәхет, кешелек Беренче кат менә безнең илдә Иркен итеп ачты ишеген. М.Җәлил. Кешене гәүдәләндерүдә традицион алымнар һәм чаралар иркен кулланыла. Х.Миңнегулов. Автор уен алымыннан да иркен файдалана. Ә.Закирҗанов 11) күч. Яхшы, әйбәт, шәп 12) күч. Тәкәллефсез, әдәпсез, масаючан. Хәйрүш үзен бик иркен тота. Кесәсеннән алып кабызган затлы папиросын ләззәтләнеп суыра да озаклап төтенен өрә. Я.Зәнкиев. Әгәр вакыйгаларга район югарылыганда гына берәр Шатманов килеп кушылса, һәм ул, билгеле инде, авыл рәисенә терәк-таяныч булса, Баттал абзаң Мансурларга, Канәфиләргә үзенә каршы авыз да ачтырмас, авылдагы Катифә белән үзен ат караучы Шамилә янындагыдай «иркен» тотар иде. Казан утлары ◊ Иркен куллы Хәлле тормышлы, дәүләтле, байлыгы җитеш. «Хәерче» дип йөртә идең безне, Үзеңә кайта бу сүз, хәерсез, Батмый инде безгә синең бу сүз: Иркен куллы халык хәзер без! Х.Туфан. Иркен күңелле Киң күңелле, юмарт табигатьле; сер, сүз сыя торган. Бу сөйкемле таза хатынның ачык чыраенда иркен күңелле ягымлылык, түбәнчелекле ихтирам сизелә иде. Г.Бәширов. Иркен сулау, иркен сулу (сулыш, тын) алу 1) Бөтен күкрәк белән, тирән итеп тын алу, сулау. Бүлмәгә әле кояш төшмәгән, эссе, тузанлы урамнан кергәч, яңа гына юып чыгарган өйдә тын алу иркен иде. М.Маликова; 2) Төрле мәшәкатьләрдән, куркынычтан котылып, җиңеләеп, тынычланып китү; үзеңне җиңел хис итү. Урак өсте җиткәндә, халык шактый иркен сулый башлаган иде инде. М.Әмир. Җинаятьче табылмый торып, авыл иркен сулый алачак түгел иде. М.Маликова. Шәхес культы – явызлык, дип бәяләнгәннән соң, сәяси тоткыннарның күбесе гаепсез табылды һәм азат ителде. Ил аз булса да иркен сулыш алды. Әдәбият; 3) Котылу, иреккә, азатлыкка чыгу: икътисади, сәяси һәм рухи яктан җиңеллекләр сизү. Әле берничә генә ай элек капитализм богавыннан котылып, иркен сулу ала башлаган Агыйдел крестьяннарының яңадан тыннары кысылды. Г.Гобәй |