ИРКӘЛЕК и. 1) Иркә (1–2 мәгъ.) булу, назлану, сөелү, иркәләнү. --- җиңеллек чәчә торган күзләрендә дә хәзер элекке нурлар, элекке иркәлекләр өстенә ниндидер бер уй катнаш акыл пәрдәсе капланып тора. Г.Ибраһимов. Аның һәртөрле иркәлекләренә өйрәнгән атасы һәм абзаларына да аның болай һаман яшь балаларча кылануы кызык тоела… Ш.Камал. Хәнифәнең иркәлеге, назлылыгы да ясалма кебек, аның чамасыз әрсезлеге, --- ачуын китерә иде. Р.Хафизова

2) Иркәләү, назлау, сөю хисе. Җәй буе дачаларда, гомерендә күрмәгән, хәтта хыялына да китерә алмаган иркәлек һәм наз эчендә яшәтер. Г.Бәширов. «Тормыш турындагы җыр»га мин үземдә булган бөтен иркәлегемне бирергә тырыштым. Г.Кутуй. Ятим үскән, балачак иркәлеген татымаган, --- бу яшь егеттә кайдан шулкадәр көр күңеллелек, кайдан шулхәтле үз-үзенә ышану?! Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә