ИРКӘЛӘҮЧӘН с. 1) Ярату, сөю, наз белдергән, күңелгә ятышлы, ягымлы, йомшак, рухи канәгатьлек бирә торган. Әхмәтшасын күргәч, яшь килен сөенеп, эчтән-тыштан балкып китте. Аннары иркәләүчән бер тавыш белән сорап куйды… Г.Шәрәфи. Заһид иркәләүчән һәм көр күңелле егет кенә түгел, бик игътибарлы ир, йорт тотар хуҗа да булып чыкты. Р.Төхфәтуллин. Анда Муса ягымлы, иркәләүчән, йомшак тавышы белән бәхәскә катнаша иде ---. М.Максуд

2) Рәхәтлек бирә торган. Иртәнге кояшның иркәләүчән җылылыгында һәрнәрсәдән иренчәк пар күтәрелә. Ә.Камал

3) Иркәләнергә яратучан. – Хатының үзеңне бик иркәли бугай. Хатыннары иркәләгәннәр шулай иркәләнүчән булалар, әмма без, җәмәгатьчелек, сине иркәли алмыйбыз, – диде Актанов. Х.Камалов. Харис башын күтәрә. Аның йөзе ачулы, әмма күзләре астыртын гына, иркәләүчән елмая. Р.Төхфәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә