ИРКӘЛӘ’Ү ф. 1. 1) Кадерләп, назлап ярату; сөю, ярату хисен белдерү; назлау. Рәимә дә Гүзәлне иркәләде, сөйде, тузгыган чәчләреннән үбеп, йокларга яткырды. М.Хәсәнов. Ә «яратам» дигәнеңне, иркәләүләреңне ничек аңларга? Р.Мөхәммәдиев

2) Кешегә яки берәр нәрсәгә ягымлы күз карашы, йомшак итеп дәшү яки ниндидер җиңелчә хәрәкәт һ.б.ш.лар белән рәхәтлек, рухи ләззәт бирү. Җырым белән дусны иркәләдем, Җырым белән җиңдем дошманны. М.Җәлил. Үсмер имәннәрне иркәләргә Нәзек билле җилләр килгәннәр. Ә.Ерикәй. Кояш, --- тауларны, яшеллеккә төренгән болын-тугайларны, --- сулыкларны иркәли. Н.Әхмәдиев

3) Кирәгеннән артык уңайлы яшәү, җиңел тормыш шартлары тудырып, рәхәттә яшәтеп, теләсә нәрсә эшләргә юл куеп узындыру, бозу (гадәттә балалар турында әйтелә). [Баланы] Артык иркәлибез, сүзен итәбез дип, үзебез бозып ташлыйбыз. М.Фәйзи. Сабыйның теләсә нинди уңышын назлы елмаеп, кызыксынып, җылы сүз әйтеп хуплау яхшырак нәтиҗә бирә. Артык иркәләү белән моның бернинди уртаклыгы юк. Тигез гомер итегез!

2. и. мәгъ. Ярату хисе, наз. Ягымлы елмаеп торган балага наз, иркәләү һәрвакыт күбрәк эләгә. Ф.Яруллин. Сәхап киткәннән бирле иркәләү күрмәгән тән назга сусаудан йомшый, изри башлады. С.Зыялы. Ул минутларда Шакирның күңелендә хатынына рәхмәт хисе, аны кызгану, хөрмәтләү, иркәләү теләге уянган иде. М.Маликова

Иркәләп алу Кыска вакыт арасында, аз гына иркәләү. – Юк, юк, Самат, бик вакытлы килдең, рәхмәт, – дип, [Сәлимә] ягымлы карашы белән егетне иркәләп алды. Г.Галиева. Сәет [Зөлфияне] карашы белән иркәләп алды да култыклау өчен кулын җайлап куйды. Т.Галиуллин. --- Айсылуның җилдән сибелеп, таралып торган чәче кайчак Марсның йөзен иркәләп, кытыклап ала. Р.Хәбибуллина

Иркәләп бетерү Артык иркәләп узындыру, бик нык иркәләү. Бозылды хатын-кыз. Хөкүмәт иркәләп бетерде. Ф.Яруллин. – Син иркәләп бетердең баланы, кыюсыз иттең, – диде Хәбир. Х.Камалов. Төпчек кызым, бәхетле кызым, дип, үзем иркәләп бетердем, үзем... Ф.Бурнаш

Иркәләп тору Һәрвакыт, гел иркәләү, әледән-әле иркәләү. Тик инде, кызым, берүзеңә бер өй биреп иркәләп торуның кадерен белмәдең. М.Фәйзи. Бервакыт өстәл башында утырганда, Вәзыйх Ленизаның кулын тотып алды һәм ике учында озак кына иркәләп торды. Х.Камалов. Мишәр кызы --- Зәйнине иркәләп кенә тора, күзенең карасы кебек саклый. М.Хуҗин

Иркәли башлау Иркәләргә тотыну. Кызның сулышы ешайды, бөтенләй өзелде, ап-ак беләкләре ирнең муенын, чәчләрен иркәли башлады. Т.Галиуллин. Гайфулла балдызын иркәли башлады. Ф.Яруллин. Үсә төшкәч, гармунчы егет дип, кызлар иркәли башлады. Г.Бәширов

Иркәли бирү Бернигә дә карамый иркәләүне дәвам итү

Иркәли төшү Тагын да күбрәк иркәләү. Атасы да, төпчек малай дип, иркәли төшә иде җитмәсә. З.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә