ИРКӘЛӘНҮ ф. 1) Назлану, сыйпалану. Итне ашап, кымызны эчеп чыкканда, төн килгән --- маллар ятканнар, тик сөякләрне көтеп, этләр генә койрык селкеп, һәр очраганга иркәләнеп йөриләр иде. Г.Ибраһимов. Сәлимәм бар дөньясын онытып мине иркәләде һәм иркәләнде. Ф.Яхин. Әле күптән түгел генә үзе дә бала кебек аның куенында иркәләнә иде, ә хәзер нинди җитди. З.Кадыйрова

2) Аркалану, салыну. Абыйсына иркәләнү

Иркәләнә бирү Бернигә дә карамыйча иркәләнүен дәвам итү

Иркәләнеп алу Бер тапкыр, аз гына иркәләнү

Иркәләнеп тору Һәрвакыт, гел иркәләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә