ИРКӘК с. 1. иск. 1) Ата җенестәге. Көчек тагын йомшак тавыш бирде… – Кем соң әле син – иркәкме, инәкме? Җенесең нинди, дим? – диде Габдияр. М.Хуҗин. Иркәк зат бик күп инәк затлар белән парлана ала. Кызыклы физиология. Баксаң, инәкләр түгел, бәлки, иркәк затлар көчсез җенес булып чыга икән. Кызыклы ихтиология 2) Ирләргә генә хас, ирләрнеке кебек, ирләргә охшаган. Сабир хәзрәт --- иркәк йөзле, киң иңсәле, сәламәт адәмдер. Г.Камал 2. и. мәгъ. сөйл. Ир җенесендәге кеше, ир; ата җенестәге җан иясе. Хатынның иркәккә рәхмәте кичке затлы аш, йомшак урын, назлы кочак, --- булып кайта. Т.Галиуллин. Бу эшкә яшьли җигелгән кызлар тиз картая, ике-өч елда кырык-илле яшьлек хатын-кыз кыяфәтенә керә. Чөнки төрле иркәк белән мөнәсәбәттә була. Ф.Фәтхелислам. Дөя баласы – иркәк, әтисе – Чыңгыз, әнисе Люси исемле. Ирек мәйданы |