И’РИС и. гр. бот. Сусынчалар семьялыгыннан, кылыч сыман эре кыяклы һәм шәмәхә, күк яки сары төстәге эре чәчәкле күпьеллык үсемлек; күк сусын; кылыч уты. Ирис – тармакланучан тамыр-сабаклы, яхшы кышлый торган үсемлек. Йорт эшләре. Аннары хуш исле шомырт чәчәккә төренә, бераз соңрак нәүрүз, күгәрченкүз, ала миләүшә һәм сусын (ирис) чәчәкләре күренә ---. Ботаника. Халык медицинасы, сөялләрне бетерү өчен, ирис яфракларын сөял өстенә ябып бәйләргә киңәш итә. Юлдаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә