ИРЗАТ и. Ир кеше, ир җенесендәге кеше. Яшерен-батырын түгел, кайбер ирзат җиңел генә: «Әй, бу хатын-кыздан нәрсә чыксын инде, хатын-кызның бөтенесе бер чыбыктан «сөрелгән», – дип, тиз генә тигезлек билгесе куярга тырыша. С.Ибраһимова