ИРҖӘНКӘ и. диал. 1. к. ирдәүкә. – Әбәү, әбәү, – диде күрше хатыны. – Харап икән. Күлмәк киеп кенә кеше рәвешенә кермәкче булганыңдыр. Күлмәк кенә түгел, алтынга манчылсаң да сиңа егетләр әйләнеп карамаячак. Ирҗәнкә! Ф.Яруллин

2. с. мәгъ. Үзен ирләр кебек тотарга, ирләр арасында булырга яратучан. Алты-җиде аппаратчик – тук, шома битле, утыз-кырык яшендәге ирләр, кырыс-җитди киенгән ирҗәнкә хатыннар ыгы-зыгы килделәр. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә