ИРЕШҮ ф. 1) Хәбәр, сүз, гайбәт кемгә дә булса ишетелү, билгеле булу. – Сезгә сер сыяр, сездән чыкмас, дип кенә сөйләшүем, шуңа гына иң эчке уйларымны ачуым. Әгәр кызыма ирешсә, күңеле тагын рәнҗер, ярамас, – [диде карт]. М.Маликова. – Төшлек салган идем, изгеләрдән шул килеп иреште. Пакьләнеп-аруланып, «кылган кара эшемә тәүбә итәм, йа Аллаһы Тәгалә, ---» дип, җитмеш мәртәбә кабатласын, --- диделәр. Н.Гыйматдинова. Ә Өч Наратка хәбәрләр әллә нидә бер, соңарып кына ирешәләр иде. Х.Сафина

2) сөйл. Берәр җиргә, билгеле чиккә килеп җитү. ...Уралның безгә караган итәгенең тармаклары сырт-сырт булып тезелеп китәләр дә, бара-бара каядыр еракта, күккә терәлгән җирдә, күгелҗем кара урманнар белән капланган биек тауларга барып ирешәләр. Г.Ибраһимов

3) Хат, посылка һ.б.ш.ларның билгеләнгән урынга барып җитүе, тапшырылуы. Йөрәгем сизә: минем сәламем аңа иреште, бигрәк тә «көтсен, бүген кич аның янына барам» дигән сүзем иреште. Г.Ибраһимов

4) Гомернең кайсы булса бер чигенә килеп җитү. Йөз яшькә ирешү

5) күч. Нинди дә булса бер теләк яки ният тормышка ашу, алга куелган максатка ия булу. – Мин инде бу җирдә үкенерлеген калдырмадым, – диде Степан Петрович. – Мәхәббәтен дә, бәхетен дә татыдым. Дөрес, аларга мин уравыч, авыр юллар белән барып ирештем, ләкин барыбер ирештем. М.Маликова. Үз вакытында һәркайсы күңелемдә матур эз калдырган яшьлек дусларымның шундый бәхеткә ирешүләренә куанып бетәргә өлгермәдем, Биктаһировның фаҗигале үлеме турында хәбәр китерделәр. М.Әмир. Балачакта кыерсыту-кагулардан гаҗиз җаны данга-шөһрәткә ашкынды Замановның. Ул моңа иреште… Ф.Сафин

6) күч. Кайсы да булса берәр өлкәдә билгеле бер югарылыкка күтәрелү, аңа ия булу. --- без бүген, бүләк һәм теләкләребезне яңа хөкүмәткә тапшыру өчен, үзебезнең вәкилләрне тантаналы рәвештә, тыныч күңел белән озату шәрәфенә ирештек. К.Нәҗми. Әни, вакыт-вакыт зарланса да, әтинең хезмәте, аның шундый дәрәҗәгә ирешүе белән горурлана. Ф.Яруллин. Мөвакыйф уенда гаҗәпкә калды, әйтте: – Бу ни шәрәфкә ирештем: олуг казый үзе мин колыгызга мондый хөрмәтләр күрсәтә, – диде. Борынгы татар прозасы

7) күч. Берәр нәрсәнең мәгънәсен, эчке табигатен, эчтәлеген аңлар хәлгә җитү; төшенү. Каршыбызда, акыл ирешә алмаслык сер булып, бөтенләй диярлек ялангач кыз басып тора иде. М.Әмир. Биредәге рәхәтнең дә китек җире табылды: урыннар иң кадерсез, караңгы төштә икәнлеге аңга килеп иреште. М.Маликова. --- Капкаев та үзләре арасында ниндидер җитди сөйләшү көтелгәнлекне аңлауга иреште. Р.Мөхәммәдиев

8) иск. күч. Бәла, каза һ.б.ш күңелсез хәлләргә юлыгу. Болар шунда яхшы гына эшләп йөргән вакытта, шырпы фабрикасына да каза ирешеп, ут чыгып, баганаларына кадәр янып бетте. М.Гафури

Ирешә бару Акрынлап, даими, берсе артыннан берсенә ирешү. Моңа чаклы теләгенә ирешеп килде. Ә.Моталлапов. --- илебезнең алдынгы галимнәре һәм мәгърифәтчеләре, Ломоносов юлы белән барып, югары белем учакларын күбәйтү өчен көрәшәләр һәм әкрен-әкрен булса да үз максатларына ирешә баралар иде. Җ.Тәрҗеманов

Ирешә башлау Нәрсәгә дә булса ирешү сизелү. Г.Исхакыйның мөһаҗәрәттә язылган әсәрләре, --- илдәге татар укучыларына бары тик 90 нчы елларда гына ирешә башлады. Х.Миңнегулов

Ирешеп килү Әкренләп, аз-азлап бер-бер артлы ирешү. «Теләкләреңнең барысына да ирештеңме соң?» – дип --- сорады Наилә. «Ирешеп киләм», – диде Гөлнара. А.Гыйләҗев. – Мин бу көнне күптән көтә идем, Венера, бәхетемә ирешеп киләм, ниһаять! – Хафизов, кайнарланып, камыр кебек йомшап чыккан Венераны кысып алды. З.Фәйзи

Ирешеп тору Һәрвакыт, һәрдаим, булганы берсе ирешү. Сәяси вакыйгаларның һәммәсе турында хәбәрләр, алай-болаймы, ничек тә базарга агай-эне арасына ирешеп тора. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә