ИРЕШТЕРҮ II ф. диал. Кемне дә булса үчекләү, үртәү, котырту. [Чәчне] Кайчы белән кыркытасы килми, чөнки урамга чыгу белән «кәҗә» дип ирештерәләр. Ф.Яруллин. Син уйныйсың, юри ирештерәсең кебек мине. Р.Мөхәммәдиев. – Елга суын күбрәк чөмергәнсең, ахры, каенсеңел. Миең сыегайган, – диде сәркятип хатын. – Сине юри ирештерәләр, юри! Н.Гыйматдинова

Ирештерә бару Торган саен ныграк ирештерү. Ул [Мотаһир] чалгы сабын чатырдатып тоткан, күзләре отыры усаллана бара. Әллә шуны күреп, әлеге дә баягы уголовник аны һаман ирештерә бара. Р.Кәрами

Ирештерә башлау Ирештерергә тотыну

Ирештерә килү Күптәннән бирле, даими, һәрвакыт ирештерү. Өстәвенә, [Имаметдин] булышчылары авызыннан: «Мәчетнең мулласы итеп әбәзәтелни аны сайлап, мәчеткә исемен дә бирергә кирәк даже!» – дигән сүзләрне мәхәллә кешеләренең колагына ирештерә килә. З.Фәйзи

Ирештереп алу Тиз генә, кыска вакыт эчендә ирештерү. Бибиса кузгалганда, күзгә күренмәгән адәмнәрне ирештереп алды: – Кайгырмагыз, көймәне мин кирәгенә файдаланырмын! С.Сөләйманова. Чыгып китәм дигәндә генә, ишек катына җиткән Камилә тагын бер мәртәбә дәү әтисен ирештереп алды. – Бүген иске клуб каршында дискотека була, әйдә, минем белән чыгасыңмы? Г.Гыйльманов

Ирештереп йөрү Һәрвакыт, даими ирештерү

Ирештереп тору 1) Сөйләү моментында ирештерү

2) Һәрвакыт ирештерү. Түбәнлекләрен, тупаслыкларын сиздерәсем килеп, гел-гел ирештереп тордым үзләрен [хуҗаларны]. Р.-Н.Гүнтәкин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә