ИРЕШТЕРҮ I ф. 1) Нәрсәне дә булса кирәкле урынга алып килү, тиешле җиргә китереп җиткерү. Икенче көнне аның бер дусты, һәммә нәрсәләрен китереп, хәзрәт тарафыннан рәсми тапшырылган ушбу игъланны ирештерде. Г.Ибраһимов

2) Берәр хәбәрне яки сүзне кемгә дә булса килеп әйтү, барып тапшыру, җиткерү. Мин аның сәламен ирештерергә илче ителдем. М.Фәйзи. Кайту белән, иң беренче эшем итеп Николаевны эзләп табам, барыбер Җир йөзендә яшәтмим, дигән сүзләрен китереп ирештерделәр инде. М.Маликова. Яңалыкларның иң ачысын, фаҗигалесен дә, сөенечлесен дә халыкка хат ташучы Галиулла ирештерә. Т.Галиуллин

3) Берәр нәрсәне (теләкне, уйларны һ.б.ш.ларны) тормышка ашыру. – Җәйге урманда тәнемне шулай рәхәтләндерергә кызыга идем мин. Рәхмәт сиңа, Ихсан, син мине шуңа ирештердең, – диде [Акчулпан]. М.Хуҗин

4) Берәр эштә, өлкәдә билгеле бер югарылыкка, дәрәҗәгә күтәрелү (осталык, камиллек һ.б.ш.лар турында). Сүзлекне камиллеккә ирештерү

5) сөйл. Берәр нәрсәгә ия итү, берәр нәрсә белән тәэмин итү. «Бу дөньяда зур дәүләткә ирештерә торган юлларның иң турысы, иң хәләле – сәүдә кылу», – ди торган иде аның әтисе исән чагында. М.Әмир

6) иск. күч. Берәр нәрсәгә (бәла, каза һ.б.ш.ларга) дучар итү. Бәла-казага ирештерү. Афәткә ирештерү

Ирештерә бару Даими рәвештә, һәр булган берсен ирештерү. Ничә мәртәбәләр акыллылыгы аркасында аның шундый хәлләрдә калганы бар. Һәммәсен әнисенә ирештерә баралар. Бу әләкчеләр булмасын иде ул. Ә.Гаффар

Ирештерә башлау Ирештерергә тотыну. Иp белән хатынның сүзләре беттеме-юкмы, ишектән --- Рамил килеп чыкты, әтисенә яңалыклар ирештерә башлады: – Беләсеңме, әти, мүкләгебез поши бозавына тими инде. М.Рәфыйков

Ирештерә килү Күптәннән бирле, системалы рәвештә һәрвакыт ирештереп тору. Нинди генә кимчелеген күрсәм дә, кемнән генә аның хакында начар сүз ишетсәм дә, иремә ирештерә килдем. М.Маликова

Ирештерә тору Һәрвакыт, берсе артыннан икенчесен ирештерү. Хәлил көне буенча, килгән-киткән кеше белән гәпләшеп, телефоннан кирәкле хәбәрләр җыеп, Сәет колагына ирештерә тора. Т.Галиуллин. Чәнечкеле сүзләрен ирештерә тордылар. Л.Гыймадиева

Ирештереп тору Әледән-әле, еш ирештерү. Кангуровлар гаиләсенә кагылышлы мәсьәләләрне сезгә ирештереп тору тиеш дип саныйм. М.Маликова. Акбүренең төп вазифасыннан берсе: урманга якын авыллар, шәһәрләрдәге хәлләрне белеп, бүреләргә хәбәр ирештереп тору иде. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә