ИРЕ’Н ЯРГЫЧ и. бот. диал. Чатыр чәчәклеләр семьялыгыннан, яшь чагында сабагы ашарга яраклы булган һәм иренне яра торган үсемлек; русчасы: пастернак дикий. Җир яшәргәч, кызарып борнаган кычыткан, аннары ирен яргыч белән какы, соңрак балтырганга керешәсең. Ә.Гаффар |