ИРЕНЧӘК с. 1. 1) Эшкә ихлассыз, иренә торган, ялкау. Ул үзе бик иркә дә бик иренчәк, өстәвенә, бик үпкәчән дә бик итенчәк икән. Н.Исәнбәт. --- өйдә артык байлык күзгә ташланмый. Шулай да бар булган кадәресеннән чисталык, пөхтәлек бөркелә. Күрәсең, хуҗа хатын иренчәк түгел. Р.Кәрами. Дөньяда бары тик бер имезүче генә --- тумыштан йөзә дә белми --- һәм --- бик иренчәк тә. Кызыклар дөньясында 2) Иренгәнлеге, ялкаулыгы күренеп торган; ихлассыз. Кояш ялындыргандай чыкты. Шулай да вакытында өлгерде, иренчәк томанны төшә башлаганда ук таратты. М.Хуҗин. – Монда без барыбыз да үз кешеләр, яшереп-нитеп маташма, дөресен генә әйт әле: тагын кайчан җир тетрәячәк? – дип сорады аннан, сузып кына, иренчәк тавыш белән Лена. М.Маликова 2. и. мәгъ. 1) Эшкә ихлассыз, ялкау кеше. [Шәмсир] Ике яктан ерым ясарга өндәде авылдашларын, тик һәр капка төбеннән ерым аша күперчек түшәү хаҗәтлеге кайбер иренчәкләрне бу эштән суытты. Т.Әйди 2) зоол. Тулы булмаган тешлеләр (тешсезләр) отрядыннан, Көньяк һәм Үзәк Америкада агачларда үрмәләп яшәүгә җайлашкан, хәрәкәтләре бик салмак булган имезүче хайван |