ИРЕНҮ ф. 1. 1) Нинди дә булса эшне үтәргә теләге, омтылышы булмау; нидер башкарырга авырсыну, ялкаулану. [Сәгыйдә остазбикә белән Вахид мулла] Эштән иренмиләр, хезмәттән тартынмыйлар. Г.Исхакый. Сүз уңае чыга калганда, Гайния җиңги шул «сабакның» ничек булуын энәсеннән алып җебенә кадәр бәйнә-бәйнә хикәяләргә бер дә иренми. Г.Ибраһимов. Бер төнне, ничектер, сискәнеп уянып китеп: «Аерым үткәргән төннәрем өчен үкенмәм микән?» – дип уйлап куйдым. Тик урынымнан кузгалырга ирендем. М.Маликова 2) диал. Ялыгу, ару, тую 2. и. мәгъ. Ялкау, иренчәк кеше. Иренгән – авырган, тырышкан – савыккан. Әйтем. Иренгәнне ир алмас. Мәкаль. Иренгән ике эшләр. Әйтем 3. иренеп рәв. мәгъ. 1) Акрын, ялкау, теләр-теләмәс. Ниһаять, автобусның тузган ишекләре иренеп кенә шыгырдап ачылды ---. М.Галиев. Гөрләтеп кул чабулар кая ул! Кемнәрдер, ярар инде, дигән кебек, иренеп кенә чәбәкәй итеп куйдылар. М.Әмир. Тәрәзәдән ашыкмыйча, иренеп кенә кар яуганы күренә. Ә.Сафиуллин 2) Салмак кына, үз көенә, җай гына. Кояшның зураеп, бик әкрен генә байый торган чагы. Әнә ул, җир өстенә сузылып яткандай, иренеп кенә сырт читенә төшеп бара… Ә.Еники. Иренеп кенә кышкы таң ата. Казан утлары ◊ Иренмәс җан Бик хәрәкәтчән, эшкә бер дә иренмәүче, тырыш кеше Иренә башлау Иренүе сизелү, иренгәнлеге күренү. Тора-бара Малик үзе әллә курыкты, әллә йөрергә иренә башлады. Г.Бәширов Иренеп йөрү Озак вакытлардан бирле нидер эшләргә иренү Иренеп китү Кинәт иренә башлау. Хисмәт, бик иренеп китмәсә, эш рәтен белә, әлбәттә. Л.Хәмидуллин Иренеп тору Әле, хәзер, сөйләү моментында иренү, нәрсәне булса да эшләргә, башлап җибәрергә иренеп тоткарлану. Авырып торам, димә, иренеп торам, диген. Н.Исәнбәт Иренеп яту Һаман, һәрвакыт, гел иренү |