ИРЕ’НМИЧӘ рәв. Авырыксынмыйча, ялкауланмыйча; теләп. Әмир кулындагы зәңгәр тышлы калын дәфтәрнең калган битләрен актарып карады: ай-һай, бигрәк күп икән әле, иренмичә язган Шәфика. М.Маликова. Бөтен шартын китереп әгузебисмилласын әйткәннән соң, бер дә иренмичә, аз гына да авырсынмыйча, чын күңелдән әлхәмен дә укып, --- йокыга киткән кичләрем аз булдымыни?.. М.Әмир. Мин аптырап: «Ничек алай була ул?» – дип куям, Теодор Августович, иренмичә, мине завод бинасы янына ук алып килә. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә