ИРЕНЛӘШҮ ф. лингв. 1. Кайбер авазларны әйткәндә, иреннәр алга таба сузылып бөрешү. [ы] сузыгы [о], [у], [ы] сузыкларыннан соң килә ала, ә [о] сузыгыннан соң кулланылса, ул иренләшә. Җ.Вәлиди. Сузыклар рәт (телнең горизонталь хәрәкәте буенча), күтәрелеш (телнең вертикаль хәрәкәте буенча), иренләшү буенча аерылалар. Х.Сәлимов. Ирен гармониясе булганда, беренче иҗектәге иренләшкән авазларга ярашып, калган иҗекләрдәге сузыклар да иренләшәләр. Тел гыйлеменә кереш 2. иренләшкән с. мәгъ. Иреннәр алга таба сузылып һәм бөрешеп әйтелә торган. Иренләшкән сузыклар |